«Сталинградны дан һәм шөһрәт өчен сакламадык»: патриотлык сәгате һәм кычкырып укулар (6+)

2 февраль көнне, «200 минут уку: Сталинградка багышлана» V Бөтенроссия акциясе кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе патриотлык сәгате уздырды.

Не ради славы и наград
IMG_9986
IMG_9997
IMG_9993

Чара «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаудан башланды. Анда Сталинград сугышы турында китаплар гына түгел, ә шул чорның кайтавазы булырлык әсәрләр тәкъдим ителде. Укучылар өчен «Сталинград чиге» дигән презентация әзерләнгән иде. Балалар зур кызыксыну белән Марк Ефетовның «Девочка из Сталинграда» повестеннан өзекне укыганны тыңлады. Бу повесть Света исемле кечкенә кыз һәм аның фашистлар пулясы астында һәлак булган әнисе турында. Баланы полковник Кубанов разведчиклары коткара һәм үзләре янына ала. Света балалар йортында яшәп кала, сигез яшь тулгач, мәктәпкә китә. Бу мәктәпнең бер өлешен Бөек Ватан сугышы турында хатирә итеп җимерек килеш калдыралар. Чөнки һәрвакыт тынычлык булсын өчен, сугыш турында онытмаска кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: